«Бердәм Россия» партиясенең туган көненә багышланган конкурста район мәктәп укучылары катнашты.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегендә 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган партиянең 23 еллыгына багышланган «Җылылык һәм кайгырту белән» хәйрия конкурсына йомгак ясалды. Конкурс барышында мәктәп коллективлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен җылы оекбашлар җыйдылар.
Конкурста Нурлат районы мәгариф һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Иң актив укучылар булып М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе һәм Иске Чаллы урта мәктәбе укучылары танылды.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе;
2 урын – Иске Чаллы урта мәктәбе;
3 урын-Нурлат шәһәренең балалар үсеше үзәге-балалар бакчасы һәм Нурлат шәһәренең 8 нче мәктәбе.
Оекбашларның гомуми саны 896 пар тәшкил итте. Җылы оекбашлардан тыш, балалар бүрекләр, перчаткалар, азык-төлек, шулай ук хатлар алып килделәр. Барлык җыелган әйберләр сугышчыларга озату өчен Нурлат районының гуманитар штабына тапшырылды.
"Конкурста катнашучыларга тирән ихтирамыбызны белдерәбез, актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез. Яшь буынның битараф булмавы шатлыклы, алар аңлый, кайгырта һәм шәфкать өләшә белә», – дип билгеләделәр партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында.