Нурлатта 808 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә кредит алган

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Агымдагы елның 9 аенда  Нурлат районы һәм шәһәрендә 808 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә төрле банклардан 216 миллион сум  кредит алган. Шәхси хуҗалыклар әлеге акчаларны терлек-туар, кош-корт алуга, яңа терлекчелек биналары төзелешенә тотканнар. Гомумән, район һәм шәһәрдә мондый кредиттан 3540 кеше файдаланырга өлгергән инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International