Татарстанда яңа ел бәйрәмнәрендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Бу чорда куркынычлыкның өченче классы пиротехникасын куллануга чикләүләр кертү планлаштырыла:

-Сәнәгать предприятиеләре, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш) һәм ягулык-энергетика комплекслары чикләреннән 500 метр радиуста;

-Торак-коммуналь хуҗалык объектларыннан, авыл хуҗалыгы объектларыннан, шәхси йортлардан, кешеләр күпләп җыела торган урыннардан һәм автомобиль юлларыннан 30 метр ераклыкта;

- Күп фатирлы торак йортлардан 30 метр чамасы ераклыкта.

Документ шулай ук куркынычлылыкның өченче категориясендәге пиротехник эшләнмәләрне куллану тыелачак объектлар исемлеген төзүне күздә тота. Татарстан хакимиятенең җирле органнарына пиротехниканы куллану тыелачак өстәмә объектларны мөстәкыйль билгеләргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International