Нурлатта Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланды

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында ведоконференция режимында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитетының утырышы  узды. Республика Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узган сөйләшүдә  бәйрәмгә әзерлек эшләре каралды. Бу уңайдан зур эшләр яшь буын арасында алып барылырга тиеш. Аларның күбесе Бөек Ватан сугышы геройларының исемен дә белми.  Моннан тыш, ветеран оешмалары, Советлары  белән эшне активлаштырырга кирәк. Һәйкәлләрне, мемориаль такталарны тәртипкә саласы бар. Бу эшкә оешма-предприятиеләр белән беррәттән эшмәкәрләрне дә тартырга диелде.
Бүгенге көндә Нурлат районында 103 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2000ләп тыл хезмәтчәне яши. Районда Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча район планы эшләнгән. Районның барлык тармаклары – сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре һәм башкалар бүген үз планнары нигезендә эш алып бара. Әмма башкарасы эшләр байтак әле. Видеоконференция эшендә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе  Равиль Кузюров  бәйрәмгә әзерлек эшенең районда  системалы башкарылырга тиешлеген билгеләп үтте. Сөйләшү барышында телгә алынган барлык замечаниеләр дә бер атна эчендә бетерелергә тиеш диелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International