Әниләр көненә багышланган бәйрәм концертында коллектив әгъзаларын район Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.
Районда узучы бер генә чараны да, бер генә концертны да «Ветеран» хоры катнашыннан башка күз алдына да китереп булмый. Күп җырларны өйрәнеп, аларны Нурлат тамашачыларына җиткерүче коллектив составы үзгәрсә дә, бай милли мәдәниятне саклап калу, аны буыннан-буынга тапшыру традицияләре какшамас булып кала.
«Ветеран» хоры тарихы 10 елдан артык район башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире булган Коммунелла Изотова исеме белән бәйле. Нәкъ менә ул 1979 елда «Ветеран» клубын оештырган. Хорның беренче җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Ефремова булды. Аның җитәкчелегендә җырларга яратучы хатын-кызлар атнага ике тапкыр репетицияләргә җыелалар, концертларда, район чараларында чыгыш ясыйлар, күрше районнарга гастрольләргә чыга.
1991 елдан хор белән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар сәнгать мәктәбе директоры Тәлгать Бадыгин җитәкчелек итә башлый. Репертуар үзгәрщ, сәхнәдән яңа җырлар яңгырый башлый. Ә 2003 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы боерыгы буенча хорга "Халык хоры" исеме бирелде. 2019 елдан «Ветеран» хоры үзенең иҗат юлын Олеся Илифанова җитәкчелегендә дәвам итә.
Бүген коллектив җырга гашыйк булган 22 хатын-кызны берләштерә, алар атнага ике тапкыр җыелалар, Василий Абрамов аккомпанементы астында яңа җырлар өйрәнәләр. Катнашучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар, аларның яшьләре дә, дөньяга карашлары да төрле. Әмма коллектив әгъзаларын җыр, сәхнәгә мәхәббәт берләштерә, алар шатлыкларын да, кайгыларын да, уңышларын да уртаклашалар, бер-берсенә ярдәм кулы сузалар. Бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үтәләр, коллективтан китүчеләр белән элемтәләрен өзмиләр, яңа килүчеләргә ярдәм итәләр. Монда алар җан тынычлыгы ала, ә тамашачыларның алкышлары аларга яшәү көче, энергия бирә. "Сәхнәдә үзебезне күпкә яшьрәк хис итәбез", - диләр алар.
- Район чараларыннан тыш, республика конкурсларында да катнашабыз. «Ветеран» хоры - ничә еллар инде «Балкыш» фестивале җиңүчеләре арасында, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» конкурсында, «Каравон», “Спас ярминкәсе бәйрәмнәрендә һәм башкаларда актив катнашабыз, – диде Олеся Олеговна.
«Ветеран» хоры киләсе елда билгеләп үтелүче Бөек Җиңүнең 80 еллыгын да аеруча зурлап каршылаячак. Чөнки бу елларда аның репертуарында хәрби тематика, патриотик җырлар өстенлек итә. Әлбәттә, бәйрәмгә кадәр алар яңа җырларны да өйрәнәчәк, димәк, "Ветеран”ның чыгышы киләчәктә дә нурлатлыларга көч биреп торачак, аларны яңа җиңүләргә рухландырачак.