Татарстан бердәмлеге символы - республикабыз флагы кабул ителүенә 33 ел тулды!
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә.
Аның төсе безнең күпмилләтле җәмгыятебезне символлаштыра. Яшел төс – яңарышны, ак төс - татарстанлылар арасында тынычлык һәм татулыкны, уй-фикерләрнең сафлыгын, ә кызыл төс халыкның көчен һәм энергиясен гәүдәләндерә. Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән! Дәүләт флагыбыз тыныч, бәхетле һәм көчле Республика өстендә җилфердәсен!
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән! Һәр татарстанлының йөрәгенә якын Флаг 33 ел дәвамында республикабыз символы булып тора.