Җирле талантлар сөйкемле һәм ягымлы әниләр өчен иң якты концерт номерларын бүләк иттеләр.
Бүген шәһәрнең Мәдәният сараенда иң җылы һәм якты бәйрәмгә – Әниләр көненә багышланган искиткеч матур концерт узды. Чарага төрле яшьтәге әниләр җыелды, алар өчен сәхнәдән моңлы җырлар яңгырады, районның хореография коллективлары чыгыш ясады. Барлык әниләрне дә бу ямьле бәйрәм белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.
"Теләсә кайсы кеше өчен Әни – ул иң якын, иң газиз кеше. Дөньяда булганыгыз өчен барлык әниләргә рәхмәт. Бүген залда уллары СВО зонасында Ватаныбызны саклаучыларның әниләре, балалары тыныч күк йөзе өчен көрәшеп башларын салган әниләр бар. Аларның уллары турында якты истәлек мәңге яшәячәк", - диде Дамир Азат улы.
Ул Нурлат районында 500 күп балалы гаилә яшәвен билгеләп, күп балалы аналарга рәхмәт хатлары тапшырды. Ул шулай ук нурлатлыларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды, «Ветеран» халык хоры коллективын 45 яшьлек юбилее белән котлады.
Концерт җирле талантлар чыгышлары белән дәвам итте. Зал җылылык һәм мәхәббәт белән тулган иде, ә елмаюлар һәм алкышлар бер генә минутка да тынып тормады. Бу чара барлык әниләр өчен чын бүләк булды, һәм әниләрне ярату һәм кайгырту – тормышта иң мөһиме икәнен күрсәтте.