Шәһәрнең 2 нче урта мәктәбе Россиянең юмор осталарын балачакка алып кайтты

2013 елның 25 октябре, җомга
Бүген Нурлат  шәһәренең 2нче урта мәктәбендә Россия йолдызлары кунакта булды.
Бертуган Пономаренколар,”Кривое зеркало” юмор театры артисты  Карен Аванесян, Россиянең атказанган артисты Светлана Рожкованы әлеге уку йортына якташыбыз Александр Мануйлов алып килгән иде. Йолдызлар кыска гына вакыт эчендә мәктәп тамашачыларына  үз программаларын тәкъдим иттеләр, өлкән сыйныф укучылары белән  аралаштылар. Ә якташыбыз Александр Мануйлов очрашу истәлеге итеп туган мәктәбенә 4 ноутбук бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International