Кадерле әниләребез, сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйм!
Әниләр көнен бәйрәм итү-әниләребезнең безнең өчен эшләгән барлык эшләре, аларның мәхәббәте һәм аңлавы өчен чиксез рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Бу көнне күп балалы әниләргә, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның икенче әниләре булган хатын-кызларга аерым рәхмәтемне белдерәм.
Уллары бүген безнең илебез мәнфәгатьләрен яклаучы аналар алдында баш иябез. Чын патриотлар, Ватаныбызның чын геройларын үстергәнегез өчен рәхмәт!
Чын күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, олы бәхет һәм балаларыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт җылылык һәм рәхәтлек, бәхет һәм шатлык, мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен.
Барлык әниләрне дә якты, матур, ямьле бәйрәм белән котлыйм! Әни-һәркемнең тормышында иң якын, иң газиз кеше. Бәйрәм көнегез ягымлы елмаюлар, җылы сүзләр һәм иң яхшы, ихлас теләкләр белән узсын.