Район дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре йогышлы бруцеллезның хайваннарга да, кешегә дә куркыныч янавы турында кисәтәләр

2024 елның 23 ноябре, шимбә

-  Инфекция чыганагы - бруцелла бүлеп чыгаручы авыру хайван. Хайваннарда клиник билгеләр: бозавы үле туу, үле яки яшәүгә сәләтсез үрчем туу, ата хайваннарда – орхит, эпидидимит, - ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Ханяфиев.  Бруцеллез кешеләр өчен куркыныч. Кеше аны авыру хайваннан яки термоэшкәртү үтмәгән зарарланган терлекчелек продуктларын куллану аша йоктырырга мөмкин. Хайваннардан хайваннарга авыру күчә, әмма кешедән кешегә-юк.

Бруцеллез авыру хайваннарны дәвалап булмау белән куркыныч, аларны юк итәләр. Узган ел, мәсәлән, Яңа Чишмә районының бер хуҗалыгында авыру килеп чыккан, ул вакытта 100 баштан артык терлекне юк иткәннәр. Билгеләп үтелгәнчә, авыру имин булмаган төбәктән ветеринария документларыннан башка эре мөгезле терлекләр кертү аркасында таралды. Шуңа күрә район ветеринарлары терлекләрне бруцеллез буенча имин булган ветеринария документлары булган төбәкләрдән генә алырга, авыруны профилактикалауның барлык кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International