Аларны махсус хәрби операция зонасына "Все для Победы Нурлат” хәйрия фонды әгъзалары илтәчәк.
Бу биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының район бүлекләре вәкилләренең үз ау мылтыклары һәм патроннарының беренче генә иганәсе түгел. Нурлатлылар сугыш хәрәкәтләре зонасына инде 11 мылтык, 300гә якын патрон җибәргән. Бу юлы Нурлат районы буенча Районара бүлек начальнигы Владимир Ванчурин чираттагы җибәрү өчен 60тан артык патрон әзерләгән.
"Капсулалы гильзалар, ядрәләр, алар өчен ядрә савытлары сатып алдым. Якынча 1 сәгатьтә әзерләдем. Тагын 250 патрон калды, шушы көннәрдә әзерлим", - дип сөйләде ул.
Яңа Чишмә аучылары сугышчыларга 3 мылтык һәм патрон тапшырдылар.
«Без атна саен СВО зонасына ау мылтыклары, сугыш кирәк – яраклары, ятьмәләр җибәрергә тырышабыз, - дип шәрехләде ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Кама аръягы зонасы буенча районара бүлеге башлыгы Вячеслав Жарехин. - Алар дроннар белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирә. Махсус операция сугышчыларыннан безнең коралны уңышлы куллану турында уңай бәяләмәләр генә алабыз. Бу-безнең аучыларыбызның ихлас күңелдән бирелә торган ихтыяри иганәсе. Безнең корал солдатларның гомерләрен саклап калуына шатланабыз".
Иганә килешүен һәм кабул итү-тапшыру актын рәсмиләштергәннән соң Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эше бүлегендә аучылар үз коралларын һәм сугыш кирәк-яракларын «Все для Победы Нурлат» фонды вәкилләренә тапшырдылар. Алар Херсон юнәлешендәге бер хәрби часть сугышчылары гаризасы буенча тиздән аларны адресатларына илтеп тапшырачак.
"Декабрь башында бездә СВО зонасына чираттагы гуманитар сәфәр планлаштырылган. Шунысы куанычлы, коралларын тапшырырга теләүчеләр саны арта бара, моңа кадәр 3 мылтык кабул ителгән иде, бүген арсенал тагын да тулыланды, – дип билгеләп үтте фонд җитәкчесе Ришат Сафиуллин. – Районыбызның теләсә кайсы кешесе, Җиңүне якынайту өчен, үзе кулланмый торган мылтыгын тапшыра ала»
Дошман дроннарына каршы сугышчылар файдалану өчен СВО зонасына үз коралларын тапшырырга теләүчеләр Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эше бүлегенә тиешле гариза белән мөрәҗәгать итә алалар. Корал хәрби частька баланска куелып тапшырыла.
«Моннан тыш, законсыз саклана торган коралны ирекле тапшырган өчен бүләкләү билгеләнгән, – диде Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең Чистай шәһәре буенча ОЛРР башлыгы полиция майоры Николай Ульдяков. - Утлы коралны, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын ирекле тапшыру дигәндә күрсәтелгән әйберләрне үз теләге белән бирү яки аларның кайда булуы турында хакимият органнарына хәбәр итү күздә тотыла, гражданнарга шәхси мәгълүматларны саклау гарантияләнә. Шулай итеп, ирекле тапшырылган хәрби корал берәмлеге өчен гариза бирүче 15 000 сумга кадәр алырга мөмкин, киселгән көпшәле гражданнар утлы коралы – 10 000 сум, ирекле тапшырылган сугыш кирәк – яраклары өчен-20 дән 30 сумга кадәр».