Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга заявкалар кабул итүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә

2024 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2024 елның 20 ноябреннән 4 декабренә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тоту чыгымнарын каплауга, товар һәм нәселле таналар сатып алуга һәм сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә заявкаларын кабул итү турында хәбәр итә.

Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар: 8(843) 221-76-88 (8801)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International