Нурлатта 22 ноябрьдә команда-штаб өйрәнүләре узачак

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Өйрәнүләр Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, кешеләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге төп чаралар планы нигезендә узачак.

2024 елның 22 ноябрендә Нурлат муниципаль районында «Нурлат муниципаль районы территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару. Табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең территориаль ярдәмче системасының Нурлат звеносы идарә органнары һәм көчләре гамәлләре» темасына команда-штаб өйрәнүләре узачак.

Хезмәтләр һәм предприятиеләр: ашыгыч ярдәм бригадалары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция, электр челтәрләре, Водоканал, Горгаз җәлеп ителеп гамәли чаралар эшләнәчәк.

Нурлатлыларны өйрәнүләр вакытында тынычлык сакларга, аңлап карарга, паникага бирелмәскә сорыйлар.

Әлеге чаралар районның вазыйфаи затларының Гражданнар оборонасы сигналлары буенча хәбәр итү системаларын һәм гамәлләрен тикшерү максатында үткәрелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГПС ФПС 125 ГТЧ 11 ПСО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International