Нурлатка Казан волонтерлары килде

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Алар Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбендә булдылар.

Нурлатлылар белән очрашу «Әл-Мәрҗани» Җәмигъ мәчете каршындагы волонтерлар төркеме, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, «Болгар» хәйрия фонды, Казан автотранспорт техникумы һ.б. ярдәмендә оештырылды.

"Инвалидлар ункөнлеге алдыннан без интернат-йорт карамагындагыларга барырга булдык. Алар өчен тулы бер бәйрәм әзерләнде: сәхнәдә концерт номерлары күрсәттеләр, Хәйриячеләр әзерләгән бүләкләрне тапшырдык, шулай ук мәгариф учреждениеләре бүләкләрен тараттык – балалар аларга җылы теләкләр белән хатлар яздылар, махсус операция сугышчыларына ярдәм итү өчен волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләделәр», – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессының һәм Нурлат якташлар җәмгыятенең Казан бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәмзия Галләметдинова.

Волонтерлар арасында СВО зонасына гуманитар сәфәрләрне оештыручылар һәм катнашучылар – «Сугышчыларга ярдәм» волонтерлар төркеме җитәкчесе Сәрия Фәләхова һәм «Татарстан иреклесе» номинациясендә «Безнең заман герое» премиясе лауреаты, «Җиңү өчен йөрәктән» волонтерлар төркеме җитәкчесе Айдар Хәйруллин бар иде. Айдар Әнвәр улы-«Хорошее настроение» вокаль-инструменталь ансамбле һәм «Калуга бэнд» рок-төркеме җитәкчесе дә.

"Без СВО зонасына 23 тапкыр бардык инде. Гуманитар йөк ташыйбыз, моннан тыш, сугышчылар алдында җырлар башкарабыз, алар тыңларга бик яраталар, җырлыйлар, видеога төшерәләр, аннары бәяләмәләр җибәрәләр», – дип уртаклашты ул.

 

Алар үзләренең волонтерлык эшчәнлеге турында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нурлат интернат-мәктәбе укучыларына да сөйләделәр.

Биредә өч мәйданчыкта башкала кунаклары масштаблы эшчәнлек алып барды. Өлкән сыйныф укучылары өчен актлар залында патриотизм дәресе узды. Башлангыч сыйныф укучылары курчак театрын карадылар. Урта звено укучылары исә «СВО сугышчыларына ярдәм итү өчен 1000 фәрештә» акциясе кысаларында мастер-класста катнаштылар. Ул «Әл-Мәрҗани» Җәмигъ мәчете каршындагы волонтерлар төркеме вәкилләре җитәкчелегендә узды.

«Без маскировка челтәрләре үрәбез, мендәрләр, эчке киемнәр тегәбез, СВО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыябыз, – дип сөйләде төркемнең өлкән волонтеры Гөлфия Таҗиева. -Шулай ук без балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән хәрби-патриотик тәрбия кысаларында эшлибез. 27 августта без «СВОдагы сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен 1000 фәрештә» акциясен башлап җибәрдек. Без фәрештәләр ясыйбыз, аларны конвертларга салабыз. Анда шулай ук догалар, Россия һәм Татарстан триколорлары төшерелгән тасмалар, балалардан хатлар, кулъяулык һәм тәм-томнар салабыз. Бүгенге көндә СВО зонасына сугышчылар өчен 849 фәрештә җибәрелде".

Укучылар рәхәтләнеп фәрештәләр ясадылар, солдатларга хатлар яздылар. Гөлфия Таҗиева әйтүенчә, бу шимбәдә аларны фронтка җибәрәчәкләр.

Волонтерлар интернат-мәктәпкә дә буш кул белән килмәделәр. Хәйриячеләрдән, шәхси эшмәкәрләрдән, волонтерлардан, шулай ук Казанның мәгариф учреждениеләреннән канцелярия товарлары, кием-салым һәм башка әйберләр алып кайттылар. Аларны мәктәп-интернат директоры урынбасары Илүзә Маняповага тапшырдылар.

"Мәктәп-интернат коллективы һәм укучылары шулай ук СВО сугышчылары өчен гуманитар йөк җыюда актив катнашалар. Без окоп шәмнәре ясыйбыз, догалар белән саклагычлар чигәбез, чебурашкалар бәйлибез һәм ясыйбыз, хатлар язабыз, медикаментлар сатып алабыз, финанс ярдәм дә җыябыз», – диде Илүзә Нәҗиповна.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International