2024 елда макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясен үткәргәндә яңа рекорд теркәлгән – барлыгы 144 мең тонна кәгазь калдыклары җыелган.
Татарстанлылар 179 тоннадан артык макулатура тапшырып, ил буенча алтынчы урынны алдылар.
Акция барышында Россиядә 700дән артык интерактив белем бирү чарасы үткәрелде. ЭКОдәресләр, мастер-класслар, кәгазь фестивальләр һәм калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү объектларына экскурсияләр – волонтерлар төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен йомык цикллы икътисад принциплары белән таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, «БумБатл» макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясе бишенче ел рәттән «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән узды. Масштаблы инициативада илнең 89 төбәгеннән 3 миллионнан артык кеше катнашты. 2023 елдан проектны оештыруда «Экосистема» бөтенроссия иҗтимагый экологик хәрәкәте катнаша. «БумБатл»ны уздыру дәверендә анда 8,9 млн.кеше катнашты, алар 305 мең тоннадан артык макулатура җыйдылар.
Чыганак: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты