Нурлатта армия сафларына егетләрне тантаналы озаталар

2013 елның 25 октябре, җомга
Көзге чакырылышта китәчәк 93 егет хезмәт итәчәк частьларның географиясе киң. Ул Калининградтан алып Тын океанга кадәр.
Бүген шәһәр Мәдәният сараенда узган Армиягә чакырылучылар көнендә егетләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Флюра Ногманова, хәрби комиссар Радик Саймуллов, дин әһелләре, сугыш ветераннары һәм ата-аналар егетләрнең сау-сәламәт йөреп кайтуларын теләделәр. Концерт, юл күчтәнәчләре тапшыру белән үрелеп барган бәйрәм чарасы егетләр күңелендә озак сакланыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International