Дамир Ишкинеев җимерелгән НАТО техникасы күргәзмәсендә булды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Казанда Үзәк стадион янында СВО уздырылу зонасыннан кайтарылган күчмә трофей техникасы күргәзмәсе эшли.

Монда җимерелгән НАТО танклары, бронялы машиналар һәм гранатометлар. Экспонатлар арасында АКШның макталган Abrams хәрби танкы һәм Bradley БМПсы да бар.

«Сила V правде — горурлык һәм Җиңү»НАТО трофей техникасы  күргәзмәсе Россия буенча күчеп йөрүен дәвам итә һәм аның экспонатлары белән миллионнан артык кеше танышырга өлгергән инде. 13-19 ноябрьдә ул Казанда булачак.

Бу Үзәк хәрби округның, «Бердәм Россия» партиясенең, УрФодагы тулы вәкаләтле вәкиллекнең һәм төбәк хөкүмәтләренең уртак проекты.

Менделеевск һәм Мамадыш районнары башлыклары Радмир Беляев һәм Вадим Никитин белән бергә күргәзмәдә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International