«Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең Нурлат бүлеге туганнар каберлеген тәртипкә китерде

2013 елның 25 октябре, җомга
“Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге әгъзалары, Җиңүнең 70 еллыгына әзерлеккә багышланган акция кысаларында, күптән түгел Тарн-Вар поселогы янындагы хәрби каберлекне чистартып, коймаларын буяды. Билгеле булганча, әлеге каберлеккә 1941–1945нче елларда Нурлатта урнашкан 3654нче эвакогоспитальдә вафат булган сугышчылар җирләнгән. 450 урынга исәпләнгән госпиталь ике мәктәп һәм хастаханәдә урнашкан булган. 
- Районда Бөек Ватан сугышы чорына караган бердәнбер каберлек бу. Һәм аны карап, тәртипләп тору без -  нурлатлыларның изге бурычы. Шуңа да әлеге каберлектә эшләр моның белән генә төгәлләнмәячәк, - ди “Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге җитәкчесе Дамир Ишкинеев. – 9 Майга кадәр биредә яңарту эшләре үткәрергә планлаштырабыз. Каберлекнең коймасын алмаштырырга, 10 сугышчының исеме язылган истәлек тактасын  яңартырга исәплибез. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International