Нурлаттагы тематик акциягә шәһәрнең барлык мәктәпләре дә кушылды.
Истәлекле көн алдыннан барлык шәһәр мәктәпләре укучылары плакатлар һәм белешмәлекләр белән юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген искәрттеләр. Акциянең максаты-безнең юллардагы аварияләрне киметү, һәлакәтләрдә һәлак булган кешеләрне искә алу. Акциядә 1000нән артык кеше катнашты. Барлык микрорайоннарда яшәүчеләр акциягә кушыла һәм аңа теләктәшлек күрсәтү мөмкинлеген алды.