Биккол авылы халкы музыка укытучысы Ринат Шаһиевны искә алу кичәсен үткәрде

2024 елның 17 ноябре, якшәмбе

Кичә Биккол авылы мәдәният йортында берничә ел элек вафат булган Ринат Тәлгать улы Шаһиев истәлегенә багышланган музыкаль кичә узды. Ул зур талант иясе буларак, күп кенә укучыларының, хезмәттәшләренең, сыйныфташларының, шулай ук барлык бикколлыларның йөрәкләрендә якты эз калдырган.

Ринат Тәлгать улы тумышы белән музыкаль гаиләдән: аның карт бабасы, бабасы һәм әтисе авылның иң яхшы гармунчылары булган. Һәм ул кечкенәдән гармунда уйный, аннары, музыкаль белем алгач, туган авылына кайта, авыл балаларын музыкага өйрәтә, халык уен кораллары, вокалистлар ансамблен төзи. Аның җитәкчелегендә укучылар иҗади конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаганнар. Авылда бер генә чара да аның катнашыннан башка үткәрелмәгән, ул үзенең баяны белән авылдашларына кушылып уйнаган, шулай ук үзе дә җырлар башкарган. Ул-татар эстрадасы йолдызлары башкарган дистәләгән җыр авторы.  Ә аның Илдус Диндаров сүзләренә язылган «Авылым, син – дөнья үзәге» дигән җыры Биккол авылы гимнына әверелгән, ул бүгенге көндә дә барлык чараларда яңгырый. Ринат Тәлгать улы - ихлас күңелле, игелекле, ярдәмчел, үз эшен, гаиләсен, туган авылын чын күңелдән яраткан якташыбыз.

Чара барлык катнашучыларның күңелләрендә җылы истәлекләр калдырды. Сәхнәдән төрле елларда Ринат Шаһиев язган әсәрләр, моңлы җырлар яңгырады... экранда аның яраткан җырының видеоязмасы пәйда булгач, күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Сәхнәгә укучылар, укытучының хезмәттәшләре, сыйныфташлары, туганнары, дуслары, төрле шәһәрләрдән авылдашларын искә алырга килгән кунаклар чыгыш ясады. Һәркем җылы сүзләр белән әнисенә, тол хатынына, балаларына һәм туганнарына мөрәҗәгать итте.  Һәм барысы да чын талантлар үзләреннән соң якты эз калдыралар һәм озак еллар үз җырларында яшиләр дигән бердәм фикердә иделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International