Нурлат самбочылары Бөтенроссия самбо көненә багышланган ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар

2024 елның 16 ноябре, шимбә

Бүген, 16 ноябрьдә, Бөтенроссия самбо көне билгеләп үтелә.

14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия самбо көне кысаларында Казанда:

Самбо буенча 2007-2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге,

Самбо буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы чемпионаты,

РСФСРның Атказанган тренеры, СССРның спорт мастеры Мадьяров Фәрит Әхмәди улына 80 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Самбо федерациясе. 

Галимҗан Хөсәенов исемендәге Нурлат спорт мәктәбе укучылары ТР беренчелегендә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр:

1 урын - Анастасия Миронова ;

3 урын-Вадим Кульков ;

урын-Данияз Сәлахов .

Бөтенроссия самбо көне кысаларындагы ярышлар Татарстан Республикасы Рәисе патронажы астында Казанда "Батыр" Олимпия резервы спорт мәктәбе базасында уза.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International