Депутатлар кайбер мөһим мәсьәләләрне карады һәм карарлар кабул итте.
Бүген Нурлат муниципаль районы Советының зур залында район һәм шәһәр Советлары сессиясе узды. Сессия эше район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашында узды.
Сессия барышында депутатлар Нурлат шәһәре Советының «Җирле салым суммалары өлешендә бурычларны түләтүгә өметсез дип тануның өстәмә нигезләрен билгеләү турында» карарына, бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешманың муниципаль берәмлектә җылылык белән тәэмин итү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яисә) модернизацияләү буенча йөкләмәләрне үтәвенә муниципаль контроль турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр керттеләр. Депутатларның бердәм фикере белән Әхмәт, Богдашкино, Киекле, Гәйтән, Кычытканлы, Яңа Иглай авыл җирлекләренең генераль планнары расланды, Нурлат муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертелде. Депутатлар шулай ук муниципаль милекне тапшыру, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге муниципаль хезмәт штатын кыскарту мәсьәләләрен карады.
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.