Нурлатта өмәләр җомгадан башлана

2013 елның 25 октябре, җомга
Бүген, 25 октябрьдә, иртән иртүк төп юллар буенда үз территорияләрен җыештырырган чыккан шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләрен очратырга була иде. Мисал өчен, Гыйматдинов урамында Нурлат мелиорациясе хезмәткәрләре үз предприятиеләре тирәсендәге бордюрларны чистарттылар һәм агарттылар. Шулай ук БПО вәкилләре дә агарту эшендә иделәр. Шул ук урамның икенче очында “Төзекләндерү биш” хезмәткәрләре техникага эшләү өчен фронт ясау белән мәшгуль булдылар: җыелган пычракларны юл читләренә ташладылар, аннан бу урыннан себеркеле трактор узачак. Шундый ук техника иртәдән үк Самаренкин урамында да эшләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International