Нурлат районының Абрыскино авылында яңа модульле ФАП ачылды

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау объекты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Бүген Нурлат районының Абрыскино авылында модульле технология буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.

Халыкны шатлыклы вакыйга белән котларга Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Алмаз Тугушев, Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев һәм башкалар килде.

"Бу авыл халкы өчен бик әһәмиятле һәм күптән көтелгән вакыйга. Иске фельдшер-акушерлык пункты бинасы искереп беткән иде, халык яңасы турында озак хыялландык. Сезнең өчен бик шатмын һәм сезнең авырмавыгызны, ә монда профилактика өчен ешрак килүегезне, диспансеризация узуыгызны телим. ФАП-сәламәтлек саклауның мөһим беренчел звеносы, нәкъ менә монда иртә стадиядәге авырулар ачыклана. Без федераль үзәк һәм республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтле. Әлеге программа ярдәмендә хәтта кечкенә авылларда да шундый объектлар барлыкка килә", - диде Дамир Ишкинеев һәм районның медицина хезмәткәрләренә Мактау грамоталарын тапшырды.

Алмаз Тугушев үз чыгышында илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла торган программаларның әһәмиятен ассызыклады.

Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев билгеләп үткәнчә, бу районда беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында үз ишекләрен ачкан 19 нчы ФАП. Моннан тыш, модульле технология буенча 2 табиб амбулаториясе, патологоанатомия бүлеге төзелгән. Шул ук вакытта программа кысаларында сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә, быел, мәсәлән, 6 ФАПны ремонтлаганнар, шуларның 2се шул ук авыл җирлегендә урнашкан. Киләсе елга ике ФАП төзү планлаштырыла – Кизләү һәм Биләр Күле авылларында.

Район Башлыгы Дамир Ишкинеевтан символик ачкычны инде өч дистә елдан артык авыл халкының сәламәтлеге сагында торучы ФАП мөдире Валентина Миронова кабул итте. Ул кабинетларда яңа җиһазлар, техника, медикаментлар урнаштырылган яңа бина өчен рәхмәт белдерде. Бинада җылы, барлык кирәкле коммуникацияләр, интернет, видеокүзәтү үткәрелгән. Биредә яшәүчеләр уңайлы шартларда беренче медицина ярдәмен ала алачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International