Кичә Нурлат үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йортында Нурсинә Габдуллинаны тантаналы рәвештә бала тудыру йортыннан чыгардылар. Ул-Матрос позывнойлы СВОда катнашучы сугышчының хатыны.
Рәсүл, яңа туган балага нәкъ менә шундый исем биргәннәр-хәрби сугышчы гаиләсендә беренче бала.
"4 килограммга якын авырлыктагы чын баһадир булып туды. Бу шатлыклы вакыйга турында иремә телефоннан сөйләдем, аңа фотосурәтләр һәм видеолар җибәрәм. Ул хәзер алгы сызыкта, командование аңа улы туу уңаеннан отпуск вәгъдә иткән иде, без аны түземсезлек белән көтәбез», – дип уртаклашты сабыйның әнисе.
Сүз уңаеннан, яшь гаиләнең бөтен тарихы СВО белән тыгыз бәйләнгән. Ранур һәм Нурсинә өлешчә мобилизация алдыннан танышканнар, аннан Матросны махсус операциядә катнашырга чакырганнар. Нурсинә сөйгәнен һичшиксез көтәргә вәгъдә биргән. Сугышчының бер ялга кайтуында яшьләр никах укытканнар.
«2024 нче елның Гаилә елы дип игълан ителүен белгәч, нәкъ менә быел мөнәсәбәтләрне законлаштырырга карар кылдык. Бик символик датаны сайладык, безнең гаилә Гашыйклар көнендә – 14 февральдә туды. Бу - Ранурның чираттагы ялган кайткан вакыты иде", - дип искә ала Нурсинә.
Аны беренче баласының тууы кебек шатлыклы вакыйга белән котларга күпсанлы туганнары һәм якыннары килде. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев та үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
"Сабый бәхетле һәм сәламәт, әтисе кебек үк, Ватаныбызның чын патриоты булып үсүен, тормышының якты һәм матур булуын телим! Гаиләгездә һәрвакыт тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, ә улыгыз зур шатлык һәм чын горурлык булсын! Ә әтиегезгә тизрәк исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтуын телим", - диде Дамир Азат улы бүләкләр тапшырганда.
"Бу минем беренче оныгым, нинди бәхет! Хисләрне сүз белән генә әйтеп булмый, шатлыгым йөрәккә сыймый! Әлбәттә, барыбыз да Ранурның тизрәк өйгә әйләнеп кайтуын көтәбез", - дип уртаклашты сугышчы Матросның әнисе Лилиана Габдуллина.