Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне 20 ноябрьдә узачак.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Нурлат шәһәре, Хәмәдиев урамы, 19 йорт) Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
Нурлатлылар көн дәвамында түбәндәге график буенча бушлай консультация ала алачак:
8.00-09.30
Мәхмүдова Лилия Фәйзехан кызы, Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Нурлат районындагы клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары (бүлек хокукларында) Татарстан Республикасы буенча;
9.30-11.00
Кәримов Идрис Габделбәр улы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районында җәмәгать ярдәмчесе;
11.00-12.30
Щекач Ирина Федоровна, Нурлат нотариаль округы нотариусы;
12.30 – 14.00
Савельев Василий Александрович, «ТР ТИБ» АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты;
14:00 – 15:30
Адвокат.
Алдан язылу өчен телефон: 8 (84345) 2-28-24.
"Нурлат-информ" архивыннан фото