Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау буенча халыкка консультацияләр бирделәр

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Гәрәева Алия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече Габделганиева Алсу белән бергә Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрделәр.  Консультация барышында белгечләр төрле өлкәләрдә кулланучыларның сорауларына җаваплар бирделәр (торак-коммуналь, финанс, медицина, көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, көнкүреш техникасы, кәрәзле телефоннар сатып алганда, товарларны дистанцион ысул белән сатып алганда).

Гамәлдәге законнарда һәр конкрет ситуациядә нишләргә, сатучыга карата язма дәгъва әзерләргә кирәклеге аңлатылды.

Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар урнаштырылган иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International