10-13 ноябрь көннәрендә Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды.
Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбен тәмамлаган Юлия Растоскуева 76 + кг авырлык категориясендә (ирекле стильдә) алтын медаль яулап дөнья чемпионы булды.
Ялаур авылында туып үскән спортчы озак вакыт тәҗрибәле тренер Расих Сәмигуллин җитәкчелегендә шөгыльләнгән.
Нурлатлылар үзләренең спортчылары һәм уңышлары белән горурлана! Спортчы якташыбызга яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез!