Татарстан Республикасы Яшьләр министры Ринат Садыйков Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында «Мирас» яшүсмерләр-яшьләр клубы эшчәнлеге белән танышты.
Алар ял итү учреждениесе эшчәнлеге белән таныштылар, анда йөрүче балалар һәм яшүсмерләр белән аралаштылар. Бирегә йөрүче укучылар исә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, мәсәлән, яңа уен – новусны ничек үзләштерүләрен күрсәттеләр, ә аннары кунакларга да уйнарга тәкъдим иттеләр. Дамир Ишкинеев белән Ринат Садыйков, кийны кулларына алып, рәхәтләнеп кушылдылар. Биредә кунаклар кухня, иҗат остаханәләрендә, шулай ук яңа пространствода – скалодромны карадылар.