Нурлат районында «Заречный» балаларны савыктыру лагере биналары төзелеше тәмамланып килә.
Ул Яңа Әмзә авылының матур почмагында урнашкан. Бүген төзелеш эшләре барышы белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков танышты.
"Төзелеш-монтаж эшләре яхшы темплар белән бара. Киләсе елның беренче июненнән биредә балалар ял итә башлар дип уйлыйбыз", - диде Дамир Ишкинеев.
Биредә төзелеш эшләре агымдагы елның мартында башланган. «Таткоммунжилсервис» подряд төзелеш компаниясе прорабы Фирзат Гыйльметдинов сөйләвенчә, җир асты коммуникацияләрен төзү буенча барлык эшләр башкарылган, стеналар күтәрелгән, түбә ябу эшләре дәвам итә. Эчке бизәлеш, тәрәзә, ишекләр урнаштыру һәм территорияне төзекләндерү кала.
Төзелеш эшләре барышына яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков та югары бәя бирде. Ул билгеләп үткәнчә, 120 урынлык лагерь Нурлат районында балалар һәм яшьләр ялы программасын тулысынча гамәлгә ашырачак.