Салым салуның актуаль мәсьәләләре

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

2024 елның 15 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне салым салуның актуаль мәсьәләләре буенча вебинарга чакыра.

Вебинарда түбәндәге сораулар каралачак:

1. Бизнесны бүлгәләүгә салым амнистиясен куллану мәсьәләләре;

2. Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр тарафыннан 2025 елдан НДС түләү тәртибе.

Трансляция барышында спикерларга кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге тормышка ашырылачак. Сорауларны шулай ук алдан ук «Фикер алышу өчен сораулар» бүлегенә җибәрергә мөмкин, алар буенча аңлатмалар чара барышында биреләчәк.

Теркәлүгә сылтама

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International