Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлаховның гражданнарны онлайн кабул итүе узды.
Онлайн-режимда Мәгъзүм Хәлимулла улы өч мөрәҗәгатьне карады. «Дуслык» («Дуслык», Туслах») район газетасына язылуны оештыруда ярдәм итүгә кагылышлы беренче мәсьәләне депутат уңай хәл итте, «Вести из дома» хәйрия акциясе кысаларында Нурлат СВО катнашучыларына район гасетасының 10 данәсен яздырды. Депутатка шулай ук Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле оешмасы офисын һәм тимер юлчылар микрорайонындагы торак барагын ремонтлау буенча мөрәҗәгатьләр дә килде. Мәгъзүм Хәлимулла улы бу сорауларны алга таба эшкә алды.