Ел башыннан алып Татарстан буенча СФР бүлеге төбәктәге 470 230 кешегә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләгән

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Социаль фонд бүлеге ел башыннан бирле Татарстанда 470 230 кешегә 1 миллионнан күбрәк “больничный” түләгән. Бу максатка барлыгы 11 миллиард сумнан артыграк акча тотылган. Исегезгә төшерәбез: эшкә яраксызлык кәгазе 2022 елдан бирле башлыча электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Кәгазь эшен киметеп, мәгълүматлар тутырганда хаталану куркынычын киметә бу. Хезмәткәргә чирнең беренче өч көне өчен – эш бирүче, калган көннәре өчен – Социаль фонд түли. Медицина оешмасы “больничный”ны япкач, эш бирүче Социаль фондка бу җәһәттән кирәкле мәгълүматларны тапшыра. Шуннан соң хезмәткәргә 10 көн эчендә чирләгән көннәре өчен түләнергә тиеш. Акча банк счетына яки почта бүлеге аша күчерелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International