Нурлатта ГТО фестиваленең җәйге этабында хезмәт коллективлары катнашты

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Кичә «Тулпар» спорт сараенда 2024-2025 елларда Татарстан Республикасының хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында «ГТО» ВФСК фестиваленең җәйге этабы узды.

 

Командалар составына 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар керде. Алар урыннан озынлыкка сикерү, 25 һәм 50 метрга йөзү, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, спорт снаряды ыргыту кебек сынаулар башкардылар. 

Барлык катнашучылар да нормативларны үтәделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Фестиваль йомгаклары буенча 1 урынны Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе, икенче урында – «Нурлатгаз» ЭПУ, өченче урында – мәдәният бүлеге коллективы.

Фестивальдә шулай ук төрле яшьтә сынаулар буенча иң яхшылары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International