Бөтендөнья сыйфат көне

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. 2024 елда ул 14 ноябрьгә туры килә.

Быел сыйфат атналыгы 11-17 ноябрьдә «Россия – сыйфат билгесе булган ил» девизы астында узачак.

Бөтендөнья сыйфат көне тормыш сыйфатының төп өлешләренә: әйләнә-тирә мохиткә, социаль өлкәгә, сәламәтлек саклауга, гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләренә игътибарны җәлеп итү, шулай ук үзебезнең ил товарларын җитештерүчеләрнең һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәүдә челтәрләре вәкилләренең һәм кулланучыларның ачык диалогы мәйданчыгына әверелү өчен сәбәп булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлекләре һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә, бу чорда Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган, Татарстан Республикасының кулланучылар базарында гамәлгә ашырыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәреләчәк. Бу кулланучылар өчен төрле акцияләр, семинарлар, лекцияләр, базарларда кизү тору, кулланучылар дегустацияләре. Бу чараларның барысы да сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр файдасына дөрес сайлау күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге телефоны буенча 5-49-85 «Кайнар линия» оештырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International