Бүген Нурлат илебезнең төрле шәһәрләреннән спортчыларны кабул итә.
М.М. Хуҗин исемендәге спорт комплексында узучы өстәл теннисы буенча ярышларда «Татнефть»компаниясе төркеме хезмәткәрләре арасыннан 100 дән артык спортчы катнаша. Ярышларны ачу тантанасында чара кунакларын Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.
"Хөрмәтле кунаклар, кадерле спортчылар! Сезне Нурлатта, өстәл теннисы буенча ярышларда сәламләвемә шатмын. Спортчыларга уңышлар, көчлеләр җиңсен", - диде Дамир Азат улы.
Спортчыларга «Татнефть» җәмгыятенең социаль үсеш буенча генераль директоры урынбасары Ренат Мамин, "Татнефть Профсоюз" төбәкара профсоюз оешмасы профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин һәм башкалар да теләк сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Нурлатта быелгы ярышлар да һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә оештырылган. Алар өч яшь төркемендә уза, хатын-кызлар арасында да, ир-атлар арасында да. Якынча 110 спортчы гариза биргән. Алар безнең республика шәһәрләрен генә түгел, Мәскәү, Калининград, Тольятти һәм башка шәһәрләрне дә тәкъдим итәләр, – дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Алексей Захаров.
"Теннис турнирында ел саен диярлек катнашам, берничә ел рәттән призлы урыннар яуладым. Быел да җиңүчеләр арасында булу теләге белән килдем. Ярышларның нәкъ менә Нурлатта оештырылуы бик ошый", - дип уртаклашты Мәскәүдән Алексей Фещенко.
Нурлат спортчылары Наталья Львова һәм Алия Мөхәммәтҗанова теннис өстәле артына беренчеләрдән булып бастылар.
"Шулай килеп чыкты, ярышларга да без бергә әзерләндек, беренче уенда да көндәш булдык. Спартакиадада икебез дә беренче тапкыр катнашабыз. Әлбәттә, аның масштаблары, катнашучылар саны таң калдыра. Өстәл теннисында да үз көчебезне сынап карыйсы килә иде, бу бит сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер кат кушылу өчен менә дигән мөмкинлек", - дип уртаклаштылар алар.
Ярышлар көн дәвамында дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне кубоклар, грамоталар, истәлекле һәм акчалата бүләкләр көтә.