Нурлатлылар чираттагы тапкыр Казанда узучы ярминкәдә катнаша

2024 елның 9 ноябре, шимбә

Киштәләрдә-сыер ите, тавык, үрдәк, каз ите, яшелчә, бал, сөт һәм башка бик күп төр продукция.

Бүген Нурлат районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казанда узучы ярминкәдә катнаша. Алар сатуга яшелчәләр, сөт, сөт продуктлары, бал, ит, өй эшләнмәләре, икмәк продукциясе һәм үзләре җитештергән башка товарлар алып кайттылар. Чара "Казан" Агросәнәгать паркы территориясендә уза, иртәдән үк сәүдә кызу бара.

Башкала халкы рәхмәт әйтеп яңа җитештерелгән һәм сыйфатлы авыл продуктлары сатып ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International