Нурлатта гадәттән тыш хәлләр министрлыгының команда-штаб өйрәнүләренә әзерлек буенча утырышы узды

2024 елның 8 ноябре, җомга

Өйрәнүләрне уздыру 21-22 ноябрьгә планлаштырылган.

Бүген Нурлатта Нурлат районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды, анда район территориясендә команда-штаб өйрәнүләрен уздыру буенча төп мәсьәләләр каралды. Мондый өйрәнүләр 5 елга бер мәртәбә уздырыла, соңгы мәртәбә Нурлатта алар 2019 елда оештырылган иде.

Утырыш Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе экспертлары катнашында узды, алар өйрәнүләрне уздыру буенча кирәкле киңәшләрен бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International