Хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен искә алу көне Россия Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 17 мартындагы Боерыгы белән билгеләнгән һәм 8 ноябрьдә билгеләп үтелә.
Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлегендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрне искә алдылар. Монда катнашты
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев.
Чарага хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган бүлек хезмәткәрләренең әти-әниләре Нурия Нуретдин кызы Дәминова һәм Илгиз Сафиулла улы Гайнуллин чакырылды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Газинур Мортазин аларга улларын чын профессионаллар, намус белән хезмәт иткән патриотлар итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Милициянең кече сержанты Ринат Дәминов Свердловск өлкәсенең Каменск-Урал РОВДсында машина йөртүче булып хезмәт иткән. Ул 1997 елның 16 декабрендә җәмәгать тәртибен саклаганда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булган. Аңа 26 яшь кенә булган. Нурлат районының Зирекле авылында җирләнгән.
Милиция сержанты Илдус Гайнуллин - Чаллы шәһәре Эчке Эшләр идарәсенең ППСМ полкының 3 ротасы йөртүчесе юл-транспорт һәлакәтендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак була. Аңа 25 яшь кенә була. Нурлат районының Колбай-Мораса авылында җирләнгән. Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге хезмәткәрләре аларның каберләрен яд кылдылар, чәчәкләр куйдылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы урынбасары - шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Ринат Мөгайнетдинов Ринат Дәминов һәм Илдус Гайнуллинның Эчке эшләр органнарында данлы юллары турында сөйләде. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.