Нурлатлылар «Зур этнографик диктант»та катнашты

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Диктант үткәрү мәйданчыгы итеп Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты билгеләнде. Бирегә район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзләренең этнографик һәм тарихи белемнәрен тикшерергә теләүчеләр җыелды. 45 минут эчендә тест сорауларына җавап бирергә һәм үз җавапларыңны аерым бланкка язып куярга кирәк иде, аннары ул тикшерү өчен бирелә. Россия дәүләте тарихы, анда яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре турындагы белемнәр катнашучыларга максималь 100 балл җыярга ярдәм итәчәк. Ә нәтиҗәдә күпме балл туплауларын, катнашучылар Зур этнографик диктантның рәсми сайтыннан белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International