Дамир Ишкинеев Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Республикабызда яшәүчеләрне дәүләт бәйрәме-Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.

1992 елның 6 ноябре  Татарстан өчен истәлекле көн булды. Республиканың яңа Конституциясе кабул ителде, ул кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен беркетте, шуның белән халыкның өметләрен һәм омтылышларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Без республикабыз, аның данлы тарихы, заманча казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның зур киләчәгенә ышанабыз.

Конституция – илнең төп законы. Ул иң югары юридик көчкә ия. Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Җөмһүриятебезнең Россия Федерациясе икътисадында, социаль өлкәдә, рухи, мәдәни үсештә алдынгы позициядә торуында, районыбыз халкының да тырышлыгы зур. Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп, сау-сәламәт һәм бәхетле, имин тормышта яшәвегезне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International