Нурлатта яңа техник хезмәт күрсәтү станциясе ачылды

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Аны ачу тантанасы РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашында узды.

Бүген Нурлатта тантаналы рәвештә яңа һәм заманча «Pitstop» автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү станциясе ачылды. Ачылу тантанасында коллективны Федераль Җыенның Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.

"Сез клиентларга сизгер карашыгыз һәм яхшы эшли белүегез белән нурлатлыларның ышанычын һәм хөрмәтен тиз яуладыгыз. Бүген юлларда машиналар саны арта һәм мондый станцияләргә ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Нурлатлылар сез тудырган шартлардан канәгать булырлар дип уйлыйм», – диде Дамир Ишкинеев.

Айдар Метшин үз чыгышында шулай ук яңа объектның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту планында социаль юнәлешле булуын ассызыклады. Шәхси эшмәкәрләр Рөстәм һәм Вагыйз Мәхмүтовларның хәйрия эшчәнлегенә керткән өлешләрен югары бәяләп, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Символик тасманы кискәч, кунаклар заманча җиһазландырылган СТО бинасына үттеләр, анда барлык төр механик эшләр башкарылачак бүлмәләрне карадылар. Инвестицияләр күләме 25 миллион сум тәшкил иткән, 7 яңа эш урыны булдырылган. Чарада билгеләп үтелгәнчә, бу Нурлатта Мәхмүтовлар гаиләсенә техник хезмәт күрсәтүнең икенче станциясе, автосервисның клиентлары булып бюджет, нефть, нефть сервисы, коммерция һәм автотранспорт оешмалары, Нурлат һәм күрше районнарның шәхси автомобиль хуҗалары тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International