Нурлатта тантаналы рәвештә эчке гаскәр сугышчыларына багышланган һәйкәл ачылды

2024 елның 2 ноябре, шимбә

һәйкәлне ачу тантанасы мәртәбәле кунаклар һәм оештыручылар тарафыннан кызыл тасманы кисүдән башланды. Соңыннан алар, шулай ук эчке гаскәрләр ветераннары, Нурлат районының барлык төр гаскәрләре вәкилләре, шәһәрдәшләребез белән бергәләп һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Барлык катнашучыларны истәлекле вакыйга белән район Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.

"Эчке гаскәрләр дәүләт эчендә иминлекне тәэмин итә. Бу гаскәрләрдә батыр, кыю һәм көчле рухлы кешеләр хезмәт итә. Бүген сезнең хезмәттәшләрегез, Росгвардия сугышчылары Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап, махсус хәрби операциядә катнашалар. Әлеге һәйкәлне булдыруга күп көч куйган эчке гаскәрләр ветераннары, актив инициатив төркем егетләре, сезгә, зур рәхмәт. Бүген без сугыш кырларында махсус йөкләмәләр үтәгәндә башларын салганнарны да искә алабыз. Һәйкәл үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә дә мөһим роль уйный. Сезгә, егетләр, хезмәтегез һәм эшегез өчен  барлык нурлатлылар исеменнән зур рәхмәт», – диде ул.

 

Дамир Азат улы Илнур Миңнехановка, Алмаз Фәйзетдиновка, Раил Хисамовка актив гражданлык позицияләре, һәйкәл төзүдә ярдәмнәре өчен район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Эчке гаскәрләр - сугышчылары көне – төне хокук тәртибе сагында торган, хәрби, яшерен объектларны саклаган, кайнар нокталарда беренчеләрдән булып катнашкан бердәнбер гаскәрләр", - дип билгеләп үтте Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы Хәрби комиссариаты вәкиле Николай Пименов үзенең сәламләү сүзендә. Шуннан соң ул сугыш кырларында һәм тыныч вакытта һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

Бу көнне Нурлат районы эчке гаскәрләр Союзы вәкиле Андрей Прокопьев, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Илнур Насыйбуллин, «Хәрби туганлык» бөтенроссиякүләм иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Зиннур Мотаһиров, Нурлат шәһәре һава-десант гаскәрләре союзы җитәкчесе Валерий Хорошев һәм башкалар котлады.

Чара барышында кайбер нурлатлыларны Нурлат районы эчке гаскәрләр Союзының, «Хәрби туганлык» иҗтимагый оешмасының Мактау грамоталары, фронтка ярдәм иткән өчен «Мох» батальонының исемле медальләре, 1455нче укчы полкның 3нче мотоукчылар батальоны часте җитәкчелегенең һәм шәхси составының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

"Бу һәйкәлне куюны күптән уйлап йөри идек инде, – дип сөйләде Нурлат районы эчке гаскәрләр берлеге вәкиле Андрей Прокопьев. - Һәр елны 27 мартта без эчке гаскәрләр көнен билгеләп үтәбез. Быел бу көнне һәйкәл төзү турында Карар кабул ителде. Район хакимиятеннән рөхсәт алдык, безгә үзәк паркта участок бирделәр. Безнең Союзда эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән 70ләп нурлатлы якташыбыз бар. Акча җыйдык, кемдер материаллар белән булышты, уртак көч белән безнең эмблемалар уеп ясалган гранит плитәдән һәйкәл проектын эшләдек. Ә минометны Алексей Коннов ясады".

Һәйкәлне ачу тантанасында кыска вакытлы ялга килгән сварной позывнойлы СВОда катнашучы сугышчы да сүз алды.

"Безнең шәһәрдә шундый һәйкәлнең ачылуына мин бик шат. Мин үзем 2006-2008 елларда армиядә Урал округында эчке гаскәрләрдә хезмәт иттем. Хәзерге вакытта Луганск һәм Херсон юнәлешендә махсус операция зонасында булган егетләр арасында безнең хезмәттәшләребез дә күп. Алар исеменнән дә зур рәхмәт белдерәсем килә. Бу безнең өчен бик кадерле», – дип уртаклашты ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International