Бүген Нурлат шәһәренең Кооператив урамында булачак бәйрәмнәргә – Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Ярминкәдә шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, кооперативлар катнаша.
Яңгырлы көннәр булуга карамастан, сәүдә иртәдән үк бара. Күпләр бәйрәмнәрдә ит, ит продукциясе, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сатып ала. Яңа Иглай авылыннан Рамилә Гафурова да үз хуҗалыгыннан каз, үрдәк, тавык ите, шулай ук сөт һәм сөт продукциясе алып килгән. Быел алар 100 баштан артык каз, 50ләп үрдәк, 200 тавык үстергәннәр, сыерлар да тоталар. Ә ярминкә үз продукциясен сату өчен менә дигән мөмкинлек.
Ярминкәләр шәһәр халкын сыйфатлы һәм яңа авыл продукциясе сату белән җәлеп итә, дип саный нурлатлы Илгиз Шәйдуллин. Бу юлы да ярминкәгә ул иртән үк килгән. "Ярминкәләргә һәрвакыт йөрергә тырышабыз. Бүген дә балык, өрек сатып алдык. Тагын кәбестә һәм ит сатып аласы калды", - ди ул.
Гомумән алганда, көзге ярминкә бу юлы да продукциянең бай ассортименты белән сөендерде.