"Әлеге чараның максаты-балалар коллективын туплау, командада эшләү күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү. Ә тимбилдинг нәкъ менә балаларга бер – берсен яхшырак белергә һәм үзләрен команданың бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә торган чара»,-диде ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалимова.
Мастер-классны алып баручылар катнашучыларга уенның планетабызның глобаль экологик проблемаларын хәл итүдә үз ролен аңларга ярдәм итәчәген аңлаттылар. Балалар исә, командаларга бүленеп, станцияләр буйлап үз маршрутлары буенча үттеләр. Алар биремнәрне үтәделәр һәм фишкалар җыйдылар. Станцияләрнең исемнәре экология белән бәйле иде. Мәсәлән, «Капларны ачу» станциясендә катнашучылар актуаль сорауларга җавап бирделәр: пластик пакетлар китергән зыянны киметү өчен без нәрсә эшли алабыз? «Контейнер» станциясендә катнашучылар кубиклар ярдәмендә чүп-чарны бүлештеләр һәм аны 4 контейнерга салдылар... алар өчен бик күп кызыклы биремнәр әзерләнде, аларны барысы да үтәде. Уенга тамашачылар да кушылды.
Чара бүләкләү һәм истәлеккә уртак фотосурәткә төшү белән тәмамланды.