Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән «Нурлат үзәк район хастаханәсе» оешмасының операция блогы операция шәфкать туташы Мөхәммәтшина Наилә Сылухан кызына «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Наилә Сылухановна сәламәтлек саклау системасында 40 ел эшли, шуның 35 елдан артыгын операция шәфкать туташы булып хезмәт куя.