Шәһәр һәм район халкы "Бердәм Россия" партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә алачак.
5 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлеге торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгына кушылачак.
Нурлатлылар атна дәвамында үз сорауларына җавапны Нурлат шәһәре, Хәмәдиев урамы, 19 адресы буенча партиянең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсенә яисә 8(84345) 2-28-24 телефоны буенча ала алачак.