Татарстанның атказанган артисткасы нурлатлы якташларына газетага ярты елга язылу бүләк итте

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Әлфинә Әхмәтҗанова якташларын уникаль тавышы белән генә түгел, игелекле гамәлләре белән дә сөендерә.

Шушы көннәрдә ул Томскидан кайткан, анда зур хәйрия концертында катнашкан, ә кичә аңардан кече ватанына, Нурлатка шалтырату килде.

Әлфинә Әхмәтҗанова язылу кампаниясе кысаларында «Нурлат – информ» үткәрә торган «Район газетасын - туган телдә» акциясендә катнашырга теләк белдерде. Атаклы җырчы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә «Дуслык», «Дружба» һәм «Туслах» яздырды.

«Мин үземнең туып-скән Нурлат районы яңалыкларын социаль челтәрләрдә һәм “Нурлат-информ" сайтында күзәтәм. Райондагы матур үзгәрешләргә, якташларымның уңышларына, аларның волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнүләренә сөенәм», – дип уртаклашты ул.

Әлфинә Әхмәтҗанова 2025 елның беренче яртыеллыгына СВОда катнашучыларның әти-әниләре: Фомаданн Шәвәлиевләр, Нурлаттан Әбүзәровлар һәм Ерепкинодан Казаковларга газетабызны яздырды.

"Без ирем белән мондый бүләккә бик шатландык. Гел район газетасын алдырабыз, ләкин бу юлы ничектер тоткарланып калдык, өлгермәдек язылырга. Якташларыбызның югары дәрәҗәләргә ирешкәннән соң да туган якларын, нурлатлыларны онытмавы сөендерә", - дип, үз фикерләре белән уртаклашырга ашыкты Галина Әбүзәрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International