Нурлатта юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Нурлатта Нурлат муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Ул Нурлат районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров җитәкчелегендә узды. Анда барлык авыл җирлекләре башлыклары, районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау системасы, юл тармагы, Эчке эшләр министрлыгы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

 

Көн тәртибендә 5 актуаль мәсьәлә каралды.

Нурлат районында транспорт дисциплинасын һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча 9 айда башкарылган эш нәтиҗәләре турында Нурлат ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ринат Паймурзин сөйләде.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин 2024 елда Нурлат районы территориясендә юл хәрәкәте иминлегенә юнәлдерелгән юл эшләре башкарылуы турында, шул исәптән комиссия карарлары буенча да хисап тотты.

Биредә шулай ук Нурлат районы территориясендә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын кышкы карап тотуга әзерләүгә, балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук район Башкарма комитетына юл хәрәкәте иминлегенә юнәлдерелгән гаризалар каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International