Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем булуы көтелә.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с ка күчәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+2 ̊.
Көндез максималь температура +2..+5 ̊.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.